news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Абилимпикс» чемпионатында хәрбиләрне эшкә урнаштыру турында сөйләштеләр

Казанда махсус хәрби операция ветераннары арасында узучы «Абилимпикс» һөнәри осталык чемпионаты кысаларында «Реабилитациядән һөнәргә: махсус хәрби операциядә катнашканнан соң инвалид ветераннар өчен эффектив механизмнар һәм чаралар» дип аталган пленар утырыш узды. Катнашучыларны ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сәламләде.

Ул Россиядә кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Яна Лантратованың сәламләү сүзләрен укыды.

«Неонацизмга каршы көрәштә күрсәткән батырлыгыгыз һәм кыюлыгыгыз, яңа һөнәрләр үзләштерүдәге ихтыяр көчегез һәм тырышлыгыгыз үсеп килүче буын һәм һәрберебез өчен иң яхшы үрнәк булып тора. «Абилимпикс» чемпионаты махсус хәрби операциядә катнашучыларны реабилитацияләү һәм һәрьяклап ярдәм күрсәтү кебек мөһим бурычны хәл итә. Инде икенче ел рәттән ул Ватан сакчыларына тыныч тормышка кайтырга, каһарманнарның фронтта гына түгел, ә җәмгыятьнең икътисади һәм иҗтимагый тормышында да алдынгы сафта калуларын тагын бер кат исбатларга ярдәм итә», – диелә текстта.

Ләйлә Фазлыева әйтүенчә, бүгенге очрашуда каралучы тема – бик мөһим, әһәмиятле мәсьәлә һәм дәүләт хакимияте органнары эшенең өстенлекле юнәлеше.

Дәүләт сәясәтенең өстенлекле бурычы – геройларның тыныч тормышка кайтуын лаеклы рәвештә оештыру, профессиональ һәм социаль реабилитацияне тәэмин итү, дип билгеләде Ләйлә Фазлыева.

Махсус хәрби операциядә катнашучылар арасында узган беренче һөнәри осталык чемпионаты нәтиҗәләре нигезендә, Татарстан командасы Мәскәүдә узган ярышлар финалында 11 медаль яулады.

Быел республиканың командасы күпкә зуррак, компетенцияләр саны да күбәйде. Катнашучылар 21 компетенциядә ярыша.

Махсус операция ветераннары арасында узучы «Абилимпикс» һөнәри осталык ярышлары «Казан Экспо» территориясендә 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot