Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «Абилимпикс» чемпионатын ябу тантанасы башланды
Казанда «Абилимпикс» махсус хәрби операциясендә катнашучылар арасында һөнәри осталык буенча чемпионатны ябу тантанасы башланды. Тантана «Казан Экспо»ның Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында уза.
«Абилимпикс һөнәри осталык буенча чемпионатлар йолдызлыгына керә һәм талантларны ачарга, лаеклы мохит булдырырга һәм эш бирүчеләр табарга ярдәм итә», – дип мөрәҗәгать итте катнашучыларга сәхнәдән Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко.
Чемпионат 26 июньдә башланып, бүген тәмамланды. Бу вакыт эчендә Федерациянең 86 субъектыннан 600дән артык махсус хәрби операциясе ветераны 21 компетенциядә чыгыш ясап, үзләрен лаеклы күрсәттеләр.
Чемпионат кысаларында шулай ук түгәрәк өстәлләр һәм катнашучылар белән дискуссияләр узды.
Чемпионатта катнашучылар һәм экспертлар өчен аерым мәдәни программа оештырылды: экскурсияләр, республика театрлары һәм музейларына бару. Моннан тыш, аларга иртәнге зарядка, залда тренировкалар, «Буревестник» бассейнында йөзү, шахмат, нарда, өстәл теннисы буенча турнирлар һәм башкалар оештырылды. Социаль ярдәм, һөнәри юнәлеш бирү, һөнәри белем алу, тернәкләндерү һәм эшкә урнашу мәсьәләләре буенча консультацияләр чемпионатның күргәзмә программасы кысаларында оештырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз