Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда «Абилимпикс» чемпионаты башлана
Казанда 26 июньдә махсус хәрби операция ветераннары арасында «Абилимпикс» һөнәри осталык чемпионаты башлана. Чемпионат «Казан Экспо» территориясендә узачак һәм 1 июльдә тәмамланачак. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева сөйләде.
Чемпионат кысаларында катнашучылар төрле компетенцияләрдә көч сынашачак. Төп компетенцияләр арасында: «Адаптив физкультура инструкторы», «Санитар-техник системалар слесаре», «Беренче ярдәм күрсәтү инструкторы», «Эшкуарлык», «Җыр башкару осталыгы (вокал)», «Маляр эше», «Массажист».
«Абилимпикс» чемпионаты махсус хәрби операция катнашучылары өчен һәм алар белән берлектә үткәрелә. Узган ел безгә бу эшне ничек башкарырга кирәк икәнен күрсәтте. Безнең өчен ветераннарны реабилитацияләү, адаптацияләү һәм аларны эшкә урнаштыру мөһим», — дип ассызыклады Фазлыева.
Исегезгә төшерик, «Абилимпикс» беренче тапкыр 2025 елның 25 июленнән 29 июленә кадәр Казанда узган иде. Ул вакытта Татарстаннан 79 кеше Мәскәүдә узган финалда катнашты, ә республика финалистлар саны иң күп булган төбәкләр бишлегенә керде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз