news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда «Абилимпикс-2026» чемпионаты башланды

Казанда махсус хәрби операция ветераннары арасында «Абилимпикс-2026» чемпионаты уза, дип хәбәр итте Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов МАКС каналында. Һөнәри осталык ярышларында Россиянең 86 төбәгеннән 600 дән артык кеше катнаша.

«Бу егетләр үз эшенең профессионаллары гына түгел, ә батырлык һәм ихтыяр көченең чын үрнәге дә! Барлык катнашучыларга уңышлар телим. Аларның һәрберсе җиңүгә лаек, һәрберсе – чын герой!» – дип язды Миңнеханов.

Видео: ТР Рәисенең МАКСтагы рәсми каналы

news_right_1
news_right_2
news_bot