news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда әби белән баланы бәрдереп качкан машина йөртүчене тоткарлаганнар

Казанда полиция хезмәткәрләре «Лада» машинасы йөртүчесен тоткарлаган, ул бүген көндез Бигичев урамындагы җәяүлеләр кичүендә хатын-кызны һәм баланы бәрдереп качкан.

Юл һәлакәтендә чит илдән килгән 32 яшьлек кешенең гаепле булуы ачыкланган.

«Ул кирәкле процессуаль гамәлләр үткәрү өчен полиция бүлегенә китерелде», – дип сөйләде Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк.

Һәлакәттә зыян күргән сигез яшьлек малайны хастаханәгә салганнар. Аның баш мие селкенгән, баш тиресендә бәрелгән урыннар бар. Аның әбисе төрле тән җәрәхәтләре алган.

news_right_1
news_right_2
news_bot