news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Абдулла Алишның 115 еллык юбилеена багышланган тантаналы чара узды

14 сентябрь көнне Казан шәһәренең 20нче гимназия ишегалдында урнашкан Абдулла Алиш бюсты янында шагыйрьнең 115 еллык юбилеена багышланган тантаналы чара узды.

Чарада Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Илсөяр Иксанова, А.Алиш премиясе лауреатлары Галимҗан Гыйльманов, Нурия Сәйяр, Йолдыз Шәрәпова, Фирдәвес Әһлия, Вакыйф Нуриев, Нәкыйп Каштанов, язучылар Рифат Сәлах, Гүзәл Әдһәм, Ринат Нуруллин, Абдулла Алишның туганнары Фаина һәм Фәридә Алишевлар, Азат һәм Гөлшат Сөнкишевлар катнашты, дип хәбәр итә ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot