news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда Абдулла Алишны искә алдылар

Казанда Абдулла Алишны искә алдылар
Фото: ТР Язучылар берлеге

16 сентябрьдә, каһарман шагыйрь Абдулла Алишның туган көне уңаеннан, Казан шәһәренең Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназия ишегалдында урнашкан Алиш бюсты янында тантаналы митинг узды, дип хәбәр итә ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте.

Чарада Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары, шагыйрь Рифат Җамал, Абдулла Алиш премиясе лауреатлары Ленар Шәех, Галимҗан Гыйльманов, Абдулла Алишның туганнары Гөлшат Сөнкишева һәм Фәридә Аишева, шулай ук экономика фәннәре кандидаты, Татарстанның атказанган экономисты Марс Гаитов катнашты. Гимназия боерыгы нигезендә быел Абдулла Алиш исемендәге премиягә Халыкара, Республика олимпиадаларында җиңү яулаган, гимназия тормышында актив катнашкан 11 нче сыйныф укучысы Валеева Алсу лаек булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot