Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда Абдулла Алишны искә алдылар
16 сентябрьдә, каһарман шагыйрь Абдулла Алишның туган көне уңаеннан, Казан шәһәренең Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназия ишегалдында урнашкан Алиш бюсты янында тантаналы митинг узды. Бу хакта ТР Язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр тиә.
Чарада Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары, А. Алиш премиясе лауреатлары Вакыйф Нуриев, Йолдыз Шәрәпова, Нурия Сәйяр, Рәхимә Арсланова, Равилә Шәйдуллина һәм Ә. Атнабаев премиясе лауреаты Галия Гайнетдинова катнашты.
Быел гимназия буенча А. Алиш премиясенә мәктәпнең иң яхшы 10 нчы сыйныф укучысы Сираҗиев Рөстәм лаек булды, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз