news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда «Абай һәм татар дөньясы» түгәрәк өстәле узды

Казанда «Абай һәм татар дөньясы» түгәрәк өстәле узды
Фото: © «Татар-информ»

10 июньдә Казахстан Республикасының Казандагы Генераль консуллыгы белән берлектә Абай Кунанбаевның 180 еллыгына багышланган «Абай һәм татар дөньясы» түгәрәк өстәле узды. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Разил Зиннәтуллин катнашты һәм чара кунакларын сәламләде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шулай ук сәламләү сүзе белән ИФМК директоры, филология фәннәре докторы, профессор Рәдиф Җамалетдинов, Казанда КР Генераль консулы Ерлан Искаков, ТР Халыклары ассамблеясе башкарма комитеты җитәкчесе, җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты Ренат Вәлиуллин да чыгыш ясады. Түгәрәк өстәл Хатыйп Миңнегулов, Флера Сәйфуллина, Фоат Галимуллин, Әлфия Галимуллина чыгышлары белән дәвам итте.

«Бәйрәм» ансамбле матур концерт номерлары белән чыгыш ясады, казах телендә җырлар һәм Абайның төрле телләрдә шигырьләре яңгырады, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100