Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда А.Ф.Можайский исемендәге Халыкара олимпиаданың төбәк туры уза
Анда җиңүчеләр вузларга керү өчен Авиатөзүчеләр клубы юлламасын алачак
(Казан, 13 ноябрь, «Татар-информ»). Казанда дүрт ел рәттән үткәрелеп килгән "Фикерләр очышы" телевизион конкурсы 2014 елдан башлап 12нче тапкыр уздырыла торган авиация һәм һавада очу тарихы буенча А.Ф.Можайский исемендәге халыкара олимпиаданың төбәк туры була. Ярышлар 1 октябрьдән 30 апрельгә кадәр дәвам иттерелә.
Ил авиациясе пионеры Александр Можайский исемендәге олимпиаданы Россия Машина төзүчеләр берлеге ярдәмендә Авиатөзүчеләр клубы һәм Авиация фәннәре академиясе үткәрә.Татарстанда аны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, А.Н.Туполев исемендәге КИТТУ оештыра.
Олимпиадада 12дән 18 яшькәчә егетләр һәм кызлар катнаша ала. Ул өч турда уза. Беренче тур интернет аша, икенче тур Казанда яшьләр симпозиумы һәм телевизион конкурсы рәвешендә уздырыла. Ә өченче тур Мәскәүдә яшьләр симпозиумы итеп үткәрелә.
Казанда симпозиум үткәрелгән көндә жюри биш җиңүчене сайлап алачак, алар беренче һәм өченче урыннар өчен көч сынаша. Финалга чыгучылар "Фикерләр очышы" телевизион конкурсында ярыша. Беренче урынны алучы Мәскәүгә яшьләр симпозиумына җибәрелә. Ул олимпиаданың өченче, финал турында катнашачак.
Можайский исемендәге халыкара олимпиадада җиңүчеләр беренче, икенче һәм өченче дәрәҗәдәге дипломнар белән бүләкләнә, танылган конструкторлар һәм очучылар кулыннан бүләкләр, шулай ук вузларга керү өчен Авиатөзүчеләр клубыннан юлламалар алачак.
Иң төп бүләк - А.Ф.Можайскийга багышланган медаль, дип хәбәр ителгән Туполев исемендәге КИТТУ сайтында.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз