news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда А.Е.Арбузов исемендәге премия тапшыру тантанасы булачак

Финалга 7 эш чыгарылган һәм авторларының 4се – химия фәннәре кандидаты, 3се – аспирант

(Казан, 21 декабрь, «Татар-информ»). Иртәгә Казан дәүләт технология университетында (К.Маркс ур., 64) шәһәр күләмендә 4 нче тапкыр А.Е.Арбузов исемендәге премия тапшыру тантанасы булачак.

Әлеге премия 2006 елдан Казан шәһәрендә химия өлкәсендә фундаменталь тикшеренүләрне дәвам иттерүдә фән дөньясында талантлы яшьләрне кызыксындыру чарасы буларак гамәлгә куелган. Органик һәм элементоорганик химия өлкәләрендә тикшеренүдә хезмәтләре өчен яшь галимнәрдән премиягә игълан ителгән конкурс финалына быел Казан дәүләт университеты, Казан дәүләт технология университеты, А.Е.Арбузов исемендәге органик һәм физик химия институтыннан 7 эш чыгарылган, авторларының 4се – химия фәннәре кандидаты, 3се – аспирант, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте. А.Е.Арбузов премиясенә дәгъва кылучыларның барысының да халыкара һәм илкүләм басмаларда күп санлы фәнни мәкаләләре басылган, алар грантларга ия булган һәм уйлап тапкан эшләнмәләренә патентлары бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100