news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда А-76 һәм АИ-92,93 маркалы бензин тагын бераз очсызланды
Ә дизель ягулыгы һәм АИ-95 ле бензин бәясе үзгәрешсез калды
Скопировать ссылку
(Казан, 3 декабрь, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). Соңгы бер атнада Казанда АИ-95 маркалы бензин һәм дизель ягулыгы бәясе үзгәреш кичермичә, аларның литры һаман да уртача 23 сум 22 тиен һәм 16 сум 91 тиен тора. А-76 лы бензин исә тагын 2 тиенгә, ә АИ-92,93 ле бензин 12 тиенгә очсызлана төшкән. Узган атнада АИ-92,93 ле ягулыкның литры Татарстан башкаласында 21 сум 9 тиен, А-76 лы бензинныкы -19 сум торган.
Идел буеның күпчелек шәһәрләрендә –Түбән Новгород, Уфа, Самара, Ульяновски, Сарански, Йошкар-Ола, Оренбург һәм Саратовта барлык төр мотор ягулыгы бәясе үзгәреш кичермәгән. Татарстанстат хәбәрләренә караганда, узган атнада округта иң кыйммәтле А-76 һәм АИ-92,93 ле бензин Саранскида сатылган. Биредә әлеге төр ягулыкларның литры уртача 20 сум һәм 22 сум 30 тиен тора. Литры 24 сум 2 тиен булган иң кыйммәтле АИ-95 ле бензин-Түбән Новгородта, 18 сум 50 тиенлек дизель ягулыгы- Уфада теркәлгән.
Татарстан башкаласында сатылган дизель ягулыгы Идел буе федераль округында иң арзанлысы булып кала. Калган төр ягулыкны иң очсызлы бәядән Оренбургта табарга була Биредә инде берничә атна дәвамында А-76 лы бензинның литры 17 сум 76 тиеннән АИ-93,92 ле бензин -20 сум 90 тиеннән, АИ-95 лесе- 22 сум 15 тиеннән сатыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2