news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда А-76 лы һәм АИ-92,93 ле бензин узган атнада бераз очсызлана төште
АИ-95 ле бензин бәясе үзгәреш кичермәде
Скопировать ссылку
(Казан, 26 ноябрь, “Татар-информ”). Бу атна башына булган мәгълүматларга караганда, Казанда АИ-95 ле бензин һәм дизель ягулыгы бәясе үзгәреш кичермичә, аларның литры уртача 23 сум 22 тиен һәм 16 сум 91 тиен торган. Ә менә А-76 лы һәм АИ-92,93 ле бензин узган атнада бераз очсызлана төшкән. АИ-92,93 ле ягулыкның литры Татарстан башкаласында 21 сум 22 тиен, А-76 лы бензинныкы -19 сум 3 тиен тора.
Татарстан башкаласында сатылган дизель ягулыгы һаман да Идел буе федераль округында иң арзанлысы булып кала. Оренбург исә иң очсызлы А-76 лы (17 сум 76 тиен), АИ-93,92 ле (20 сум 90 тиен), АИ-95 ле (22 сум 15 тиен) бензин сатылган урын булып санала.
Соңгы бер атнада округта А-76 лы бензинга иң югары бәяләр куелган шәһәр үзгәргән –Саратовны Сарански алмаштырган. Биредә бу марка ягулыкның 1 литры өчен уртача 20 сум 1 тиен сорыйлар. АИ-93,92 ле ягулыкның иң кыйммәтлесе Саратовта сатыла (22 сум 30 тиен). Ә литры 24 сумнан арткан иң кыйммәтле АИ-95 ле бензин -Түбән Новгородта, 18 сум 50 тиен торган дизель ягулыгы -Уфада теркәлгән. Бу хакта Татарстанстат хәбәр итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2