news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда 98 укучы Бердәм дәүләт имтиханында иң югары балл җыйган

Җиде чыгарылыш сыйныф укучысы берьюлы ике фән буенча максималь нәтиҗәгә ирешкән.

(Казан, 10 август, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Казанда йөзгә якын укучы Бердәм дәүләт имтиханында иң югары балл җыйган. Мәгариф идарәсе башлыгы Ирек Ризванов Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шулай дип белдерде.

«98 укучы быелгы Бердәм дәүләт имтиханында 100 балл туплады, бу узган елга караганда дүрт укучыга күбрәк. Өстәвенә, җиде чыгарылыш сыйныф укучысы берьюлы ике фән буенча максималь нәтиҗәгә иреште», - дип хәбәр итте Ризванов.

Алар арасында 18, 89нчы мәктәпләр, 131нче лицей һәм КФУның ИТ-лицеенда белем алучылар бар. Быел рус теле, информатика, әдәбият һәм тарих буенча БДИны 100 баллга тапшыручылар арткан.

2020 елда Казанда 5650 чыгарылыш сыйныф укучысы БДИ тапшырган, шуларның 12се – сәламәтлек мөмкинлекләре чикле балалар. Алар өчен имтихан өйдә оештырылган. Өч укучы шпаргалка кулланган өчен имтиханнан чыгарып җибәрелгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100