news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда 965 млн сумга Уктан ату үзәге төзиячәкләр

Казанда 965 миллион сумлык Уктан ату үзәге төзергә планлаштыралар. Тендер турындагы мәгълүмат Дәүләт сатып алулары порталында урнаштырылган, ә заказчы булып «Главстрой РТ» ДБУ тора.

Спорт комплексы «Тасма» стадионы янындагы участокта төзеләчәк. Ике катлы бина 6,2 мең квадрат метр биләячәк. Анда укчылар залы, чишенү бүлмәләре, тренажер залы, медкабинет, аш бүлмәләре, шулай ук санитария-көнкүреш һәм техник бүлмәләр җиһазландырылачак.

Яңа үзәк профессиональ спортчылар өчен дә, һәвәскәрләр өчен дә күнекмәләр мәйданчыгы булачак. Бер үк вакытта анда 160ка кадәр кеше шөгыльләнә алачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot