news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда 95 нче номерлы маршрут автобусы вакытлыча туктатыла

18 нче поликлиникага, Төбәкара клиника-диагностика үзәгенә (МКДЦ) баручыларга шәһәр Транспорт комитеты киңәш белән мөрәҗәгать итте

 (Казан, 21 март, “Татар-информ”). Казанда 95 нче номерлы маршрут автобусының (МКДЦ - Завойский урамы) хәрәкәте вакытлыча туктатылып тора.

18 нче хастаханәгә бару өчен шәһәр халкы боҗра буенча хәрәкәт итә торган 74, 74а номерлы автобусларга утыра ала. Танк чокырында урнашкан Комаров тукталышында исә пассажирлар 4, 5, 47, 68 номерлы автобуслардан һәм 6, 9, 12 номерлы троллейбуслардан файдалана алалар, дип мэрия сайты аша хәбәр итә Казан каласы Башкарма комитетының Транспорт комитеты.

news_right_1
news_right_2
news_bot