Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда 92 яшьлек әбине газ счетчигы куябыз дип алдаганнар
7 мең сум акчасын ялган газ хезмәткәренә биргән әби полициягә мөрәҗәгать иткән.
(Казан, 30 декабрь, “Татар-информ”). Казанда ялган газ хезмәткәре 92 яшьлек әбине алдаган. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан буенча матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
“27 декабрьдә Казанның "Савиново" полиция бүлегенә мошенниклык турында гариза белән 92 яшьлек әби мөрәҗәгать иткән”, - дип сөйләделәр ведомство матбугат хезмәтендә.
Ул өенә таныш түгел ир-ат килүен һәм үзен газ хезмәткәре дип таныштыруын әйткән.
Алдакчы ир-ат пенсионерга газ счетчигы урнаштырырга кирәклеген әйткән һәм шуңа ышанган әбидән 7 мең сум акча алган.
“Мошенниклык” маддәсе нигезендә җинаять эше кузгатылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз