news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда 90га якын юл ремонтланачак һәм 466 ишегалды тәртипкә китереләчәк

Быел Казанда беренче тапкыр бистә юлларын ремонтлау буенча масштаблы программа гамәлгә ашырыла башлый. Барлыгы 45 бистәдә 90 юлны ремонтлау күздә тотыла. Татарстан башкаласы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев шулай дип белдерде.

«Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары белән бу максатка 2 миллиард сум акча юнәлдереләчәк», - диде ул. Куляжев сүзләренчә, Казанда юл-урам челтәрен капиталь ремонтлауга бүлеп бирелгән 14,5 миллиард сумнан тыш, ишегалларын ремонтлауга тагын 4,3 миллиард сум акча юнәлдереләчәк.

«Нәтиҗәдә юллар, квартал эчендәге юллар, ишегалларын ремонтлауга 19 миллиард сумга якын акча сарыф ителәчәк», - дип ачыклык кертте ул.

«Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча Достоевский урамындагы юл үткәргечне һәм Романов күперен ремонтлау күздә тотыла.

Моннан тыш, быел 18нче поликлиника тирәсендә Мәүлетов урамындагы җир асты җәяүлеләр кичүен төзү эшләре төгәлләнәчәк. Казанда шулай ук Горький шоссесы аша җир өсте җәяүлеләр кичүе төзелә.

Квартал эчендәге юллар төзелешенә 1 миллиард сумга якын акча сарыф ителәчәк. «Күптән ремонт таләп ителгән квартал эчендәге юллар торак фонды белән бергә 1960-1980 елларда төзелгән», – дип искәртте башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.

Ул билгеләп үткәнчә, «Безнең ишегалды» программасы буенча быел 466 күп фатирлы йорт территориясе тәртипкә китереләчәк.

«Программа игълан ителгәннән алып (ул инде алты елга якын гамәлгә ашырыла) 2,8 мең ишегалды территориясе ремонтланачак. Төзекләндерү таләп ителгән тагын 700гә якын ишегалды кала», - дип белдерде Куляжев.

«Безнең ишегалды» программасы Татарстанда 2020 елдан бирле ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән гамәлгә ашырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100