news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда 90 озын гомерле кеше яши

106 яшьлек Шәриф Мәҗитов Казанның иң өлкән кешесе булып санала. Ул Октябрь революциясенә бер ел кала – 1916 елның 19 нчы ноябрендә туган, хәзер Киров районында яши. Икенче урында – Совет районында яшәүче Гөләндәм Мөхәммәтова, ул 1917 елның 15 мартында туган. Өченчедә – Такдис Гафаров. Мәскәү районында яшәүче 1917 елның 10 сентябрендә туган.

Казанда барлыгы 100 һәм аннан да күбрәк яшь булган 90 кеше яши. Алар арасында 7 ир-ат һәм 83 хатын-кыз бар, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Озак гомерлеләр буенча рекордсменнар – Мәскәү һәм Совет районнары. Аларда 100 яшьлек чиген узган 19 шар шәһәр кешесе исәпләнә. Тагын 14 кеше – Идел буе районында, 13 кеше – Яңа Савин районында, 12 кеше Киров районында яши. 100 һәм аннан да күбрәк яшьтәге сигез казанлы – Авиатөзелеш районында, бишесе Вахитов районында яши.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100