news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда 9 укучы аттестатсыз калган

Математика фәненнән имтихан бирә алмаучыларны сентябрьдә сынау көтә.

 (Казан, 25 июль, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Казанда быел 9 укучы аттестатсыз калган. Бу хакта бүген Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта билгеле булды.

Гомуми урта белем турында документтан республика буенча барлыгы 14 кеше мәхрүм калган. Былтыр мондый 31 бала булган. Шул рәвешле, аттестат алмаган укучылар өлеше 0,2 дән 0,09 процентка кадәр кимегән. Андыйларны бөтенләй мөмкинлексез калдырмыйлар: сентябрьдә алар математика буенча белемнәрен яңадан сынап карый алачак.

Аттестат алмаучыларның күбесе Казанда яши. Вахитов һәм Идел буе районында – 5, Авиатөзелеш һәм Яңа Савин районнарында – 3, Совет районында 1 укучы. Яңа Чишмә, Әлки, Яшел Үзән районнарында берәр укучы мәктәптән документ белән чыгу бәхетенә ирешә алмаган.

Министр аттестатсыз калучыларның елдан-ел кимүен билгеләп узды. 2013 елда “кара” исемлектә – 110, 2014 елда – 151, 2015 елда – 138, 2016 елда 31 укучы булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100