Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда 9нчы тапкыр «Татарча диктант» акциясе узды
8 ноябрь көнне «Татарча диктант» акциясенең төп мәйданчыгы – Казан Федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында «Татарча диктант» узды. Монда Филология институты студентлары һәм галимнәре, җәмәгать эшлеклеләре, актив татар яшьләре җыелган иде.
Катнашучыларга Шәриф Камалның «Матур туганда» романыннан (катлаулы дәрәҗә) өзек тәкъдим ителде. Текстны филология фәннәре кандидаты, татар теле белеме кафедрасы доценты Рамилә Сәгъдиева укыды.
Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында текст авторы, язучы Шәриф Камалга багышланган күргәзмә дә оештырылган. Ул ТР Милли музее, Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры хезмәттәшлегендә әзерләнгән.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров «Татарча диктант» татарларны берләштерүнең бер факторы булуын искәртте.
«Татарча диктант» дөньякүләм акциясе турында без Бөтендөнья татар конгрессының иң уңышлы проектларының берсе дип әйтә алабыз. Ул бүгенге көндә үзенең актуальлеген раслады. «Татарча диктант» белем бирү акциясе, ләкин аның төп бурычы һәм максаты үзебезнең милләтебезгә битараф булмау. Без халкыбызны шушы чара аркылы берләштерә алабыз. Әлеге 3 көндә бөтен дөнья татарча язачак», – диде ул.
Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов 2024 елда Россиянең 72 төбәгендә һәм 31 чит илдә татарча диктант язачакларын әйтте.
«Быел Бөтендөнья татар конгрессы кысаларында эшләп килүче татар оешмалары тарафыннан 5 мең мәйданчык булдырылды. Илебезнең 72 төбәгендә һәм 31 чит илдә. Инде берничә ел рәттән 1 миллионнан артык милләттәшебез, кайда булуларына карамастан, татарча диктант яза», – диде ул.
-
Язылган текстлар, тикшерү өчен, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына җибәрелә. 1 ай узганнан соң, нәтиҗәләрне https://diktant.tatar/ сайтында карап булачак.
-
Диктанты онлайн язарга теләүчеләр өчен 8-10 ноябрьдә 11:00 сәгатьтә ТНВ Татарстан һәм ТНВ Планета телеканалларында диктант уку эфиры оештырыла. Шулай ук, быел «САФ» балалар радиосында да 8-10 ноябрь көннәрне 11:00 сәгатьтә балалар һәм яшүсмерләр өчен диктант язу мөмкинлеге булачак. Аларга Әмирхан Еникиның «Гөләндәм туташ хатирәсе» повестеннан өзек укылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз