news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда 9 майга багышланган «Солдатлар» җыр бәйгесе уза

Җиңү көне алдыннан сугыш еллары турында җырлар конкурсы оештырыла. Анда бөтен гаилә белән катнашырга кирәк, дип хәбәр итә оештыручылар. Проект 18 апрельдән 10 майга кадәр уза торган «Әтиләребез җырлары» акциясенең рәсми чорына кертелгән.

Проектта теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен Казанның Җиңү паркында «Солдатлар» җырын яздырырга кирәк – бер куплет татар телендә һәм бер куплет рус телендә.

Проектның максаты – Татарстанны «Әтиләребез җырлары» акциясенең федераль йөзе итү.

news_right_1
news_right_2
news_bot