news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда 9 баллы бөкеләр хасил булган

Өченче көн Казанда бөкеләр чакрымнарга сузылган.

(Казан, 7 февраль, «Татар-информ»). Казанда бөкеләр 9 балл белән бәяләнә, дип хәбәр итә «Яндекс.Бөкеләр» сервисы сайты.

Башкаланың үзәк урамнарында бөкеләр гадәти хәлгә әйләнә башлады. Аларда машиналар колоннасы тизлеге 5 км/сәг тән артмый. Бу хәл Профсоюз, Достоевский, Пушкин һәм Сул Болак урамнарында күзәтелә.

Казанның Яңа Савин районында да автомобильләр өчен кыен вакыт. 

Шулай ук Совет һәм Идел буе районнарында да шул ук хәл. Арбузов, Ершов, Гадел Кутуй урамнары буенча хәрәкәт бик акрын.

Машина йөртүчеләргә юлларда сак һәм икътибарлы булу зарур. Шәһәрдә күпсанлы юл-транспорт һәлакәтләре теркәлгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100