news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда 9 баллы бөкеләр барлыкка килде

Башкала юлларындагы бөкеләрнең мондый саны Яңа ел алды сатып алуларына бәйле булырга мөмкин.

Казанда 9 баллы бөкеләр барлыкка килде
"Яндекс Пробки" сервисы

(Казан, 27 декабрь, «Татар-информ», Павел Климчак). Бүген көндез Казан юлларында 9 баллы бөкеләр хасил булды. Иң кыен хәрәкәт Родина, Гадел Кутуй, Чуйков һәм Мусин урамнарында күзәтелә.

Шулай ук Ершов, Вишневский, Уң-Болак, Тихомирнов һәм Җиңү проспекты карталарда кызыл төс белән билгеләнгән.

«Яндекс.Бөке» сервисы фаразлары буенча, әлеге бөкеләр кичке җидегә кадәр булачак.

Казан юлларындагы бөкеләрнең мондый саны Яңа ел алды сатып алуларына бәйле булырга мөмкин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100