Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда 9 августта «Итил» этник мәдәният фестивале узачак
Идел буе халыкларының алтынчы «Итил» этник мәдәнияте фестивале 9 августта Казанның Горький исемендәге паркында узачак. Төбәкләр музыкасы, заманча сәнгате, традицияләре һәм мәдәни инициативалары «Без – тамырларның дәвамы» темасына берләштереләчәк, дип хәбәр ителә шәһәрнең рәсми порталында.
Алынган мәгълүматларга караганда, кунаклар өчен гастрономия зонасы, кулдан эшләнгән әйберләр ярминкәсе, һөнәрчелек остаханәләре булган гаилә мәйданчыгы, интерактив активлык һәм музыкаль программа әзерләнәчәк. Хедлайнер исемен оештыручылар соңрак игълан итәчәк.
Фестивальнең үзәк объекты Казан рәссамы Женя Нәбиеваның «Соединенные водой» арт-инсталляциясе булачак. Проект «Күрше. Мирас» грант программасы ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
Казанда яшәүчеләр арт-объект булдыруга кушыла алачак: фестиваль алдыннан өч бушлай мастер-класс узачак (20, 24 һәм 27 июльдә 18:00 сәгатьтә), аларда катнашучылар пыяла мозаикадан миниатюр элементлар ясаячак. Алар инсталляциянең гомуми композициясенең бер өлеше булачак. Катнашу өчен теркәлергә кирәк.
Фестиваль 14:00 дән 21:00 сәгатькә кадәр Горький исемендәге паркның яшел чирәмендә узачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз