Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда 89 чыгарылыш сыйныф укучысы БДИны 100 баллга тапшырган
2018 елда Татарстан башкаласында 100 балл җыючылар саны ике тапкыр арткан.
(Казан, 30 июль, «Татар-информ», Гүзәл Гайнанова). Казанда 89 чыгарылыш сыйныф укучысы БДИны 100 баллга тапшырган. Мәгариф идарәсе башлыгы Илнар Һидиятов Казан мэриясендә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.
«БДИда 100 балл җыючылар саны ике мәртәбә артып, 46дан 89га җитте. Бу 46 процент тәшкил итә», - дип искәртте ул.
Һидиятов сүзләренчә, барлык нәтиҗәләр дә Рособрнадзор тарафыннан расланган.
Химиядән 100 балл җыючылар саны – дүрт, рус теленнән ике тапкыр арткан. Моннан тыш, Казанда 8 укучы ике фәннән 100 балл туплаган.
100 балл җыючыларның күбесе – 131нче лицей (10 кеше), КФУның IT-лицее (7 кеше), шулай ук КФУ лицее һәм 122нче гимназияне (5әр кеше) тәмамлаучылар.
Быел Казан мәктәпләрен тәмамлаган 5474 кеше – Бердәм дәүләт имтиханын, физик мөмкинлекләре чикләнгән 24 кеше Дәүләт чыгарылыш имтиханын тапшырган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз