news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда 84 яшьлек хатын-кыз автобус бәрү аркасында һәлак булган

Фаҗига Декабристлар урамының 112 нче йорты каршында килеп чыккан.

(Казань, 13 октября, «Татар-информ»). Казанда 84 яшьлек хатын-кыз пассажир автобусы бәрү аркасында һәлак була. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча ЮХИДИ идарәсе хәбәр итә.

Алдагы көнне иртән 46 яшьлек 35 нче автобус йөртүчесе Декабристлар урамының 112 нче йорты каршында тиешсез урыннан юлны чыгучы пенсионерны бәрдергән.

Юл-транспорт һәлакәте аркасында хатын-кыз ашыгыч ярдәм машинасында һәлак булган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot