news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда 800 мең кв.м.дан артык торак файдаланылышка тапшырылган

Файдаланылышка тапшырылган торак күләме буенча Казан былтыр Идел буе федераль округы шәһәрләре арасында беренче өчлеккә кергән

(Казан, 9 февраль, «Татар-информ», Ләйсән Исхакова). Бүген Казан мэриясендә узган “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә 2014 елдагы торак төзелеше нәтиҗәләре турында сүз алып барылды. Мэр Илсур Метшин белдергәнчә, файдаланылышка тапшырылган торак мәйданы – төбәк, шәһәр икътисадының хәлен билгели торган күрсәткечләрнең берсе. Бу уңайдан Казанның файдаланылышка тапшырылган торак күләме буенча Идел буе федераль округының 1 млн.нан артык кешесе булган шәһәрләре арасында беренче өчлеккә керүен билгеләп үтү зарур. Былтыр Татарстан башкаласында 800 мең кв. м.дан артык торак файдаланылышка тапшырылган: 616 мең кв.м. күп фатирлы һәм 184 мең кв.м. шәхси торак. Бу мәгълүматны Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Азат Нигъмәтҗанов китерде. Узган ел ахырына башкалада торак тәэмин ителеше дәрәҗәсе 1 кешегә уртача 23,8 кв.м тәшкил иткән, 2020 елга бу сан 31 кв.м. булыр дип планлаштырыла. Азат Нигъмәтҗанов билгеләп үткәнчә, әлеге күрсәткечләр Казанда төзелеш тармагының дөрес үсеш алуы хакында сөйли.

Икътисади яктан караганда, төзелеш тармагы – шәһәр икътисады үсешен тәэмин итүче факторларның берсе, дип сөйләде ул үзенең чыгышында. Ник дигәндә, халыкны эш белән тәэмин итү, квалификацияле белгечләр агымы нәкъ менә әлеге тармак белән бәйле. “Татарстанстат” китергән рәсми мәгълүматларга караганда, узган елның гыйнвар-ноябрь айларында Казанның эре һәм урта предприятиеләрендә төзелеш тармагында 12,9 мең кеше эшләгән (бу күрсәткечкә кече эшмәкәрлек субъектлары кертелмәгән). Аларның уртача хезмәт хакы 28, 5 мең сум тәшкил иткән.

Азат Нигъмәтҗанов сүзләренә караганда, былтыр башкалада социаль ипотека программасы буенча 1082 фатирга исәпләнгән 5 торак йорт һәм әлеге программаның өлешчә катнашы белән 21 фатирга исәпләнгән 2 йорт гамәлгә тапшырылган: аларның гомуми мәйданы 80, 6 кв.м. тәшкил итә. Шуны да билгеләп узу мөһим: социаль ипотека программасы эшли башлаган 2006 елдан бирле Казанда 15,2 мең фатир файдаланылышка тапшырылган. Хәзерге вакытта Башкарма комитет ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фондына төзелеш өчен 410 га.дан артык гомуми мәйданлы җир кишәрлекләре тапшырылган. Моннан тыш, тагын 7,6 га мәйданлы участоклар тапшырылырга тора. Биредә 27 мең фатир төзергә мөмкин булачак.

Азат Нигъмәтҗанов билгеләп үткәнчә, былтыр башкалада коммерцияле инвестицияләр хисабына 6280 фатирлы 91 торак йорт төзелгән. Былтыр “Салават күпере” торак комплексының беренче чираты төзелә башлады. Хәзеге вакытта биредә 6426 фатирга исәпләнгән 22 йорт салына. Кайбер объектлар 9-10 этаж биеклегенә күтәртелгән инде. Узган ел М-14 торак районының беренче чираты да төзелә башлады: биредә 255 фатирга исәпләнгән 2 һәм 90 фатирлы тагын бер торак йорт калкып чыгачак.

“Файдаланылышка тапшырылган торак йортлар, төзелгән социаль объектлар саны буенча да, төзелеш сыйфаты, гамәлгә ашыру вакыты буенча да Казан тулаем Россиянең төзелеш тармагы өчен үрнәк булырлык. Безнең төзүчеләр күргәзмәләргә йөреп, алдынгы технологияләрне үзләштерә. Алар күп очракта Президент, Казан халкы һәм, гомумән, тормыш куйган бурычларны вакытында һәм сыйфатлы итеп үти. Әлбәттә, контрольга мохтаҗ төзүче оешмаларыбыз да бар, алар белән аерым эшлибез”, – дип сөйләде Илсур Метшин киңәшмәдә. Шәһәр башлыгы быелга төзелеш темпларын арттыру максатын куйса да, икътисади вазгыятьне исәпкә алып, иң беренче чиратта, булган темпларны саклап калырга кирәклеген ассызыклап узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100