news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда 80 нче татар-рус мәктәбендәге медицина кабинеты эше тикшерелде

Максатлары – уку учреждениесендә эшләп килгән медицина кабинеты эшчәнлеген тикшерү иде

(Казан, 8 октябрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Бүген сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Татарстандагы Идарәсе белгечләре Казанның 80 нче татар-рус мәктәбендә тикшерү үткәрделәр. Максатлары – уку учреждениесендә эшләп килгән медицина кабинеты эшчәнлеген тикшерү иде.
Идарәнең медицина-социаль ярдәм бүлеге баш белгече Ирина Прохорова “Татар-информ” агентлыгына белдергәнчә, “Лицензияләү турында”гы 128 нче санлы Федераль Закон нигезендә медицина кабинеты булган барлык белем учреждениеләре эшчәнлеккә лицензия алырга тиеш. Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Татарстандагы Идарәсе уку йортларының лицензиясе булу-булмавын белү максатыннан даими тикшерүләр оештыра. Бүген узган тикшерү күрсәткәнчә, 80 нче мәктәпнең медицина ярдәмен күрсәтүгә лицензиясе юк. Медицина кабинеты инде бер елдан артык лицензиясез эшли. Шулай ук медицина хезмәткәрләрен эшкә җәлеп итү турында килешү дә төзелмәгән. Ә бит кабинетта 2 нче балалар сырхауханәсеннән балаларга медицина ярдәмен табиб-педиатр һәм шәфкать туташы күрсәтә. “Без мәктәп идарәчеләренә медицина хезмәткәрләрен эшкә җәлеп итү турында сырхауханә белән тизрәк килешү төзергә киңәш итәбез. Аннары безне кабинеттагы эш шартларының санитария кагыйдәләренә туры килмәве дә борчый. Мебель иске, аны рәтләтергә, кабинетны тиешлечә җиһазландырырга кирәк”, - диде Ирина ханым. Бүгенге тикшерү барышында ачыкланган закон бозу очраклары өчен мәктәп идарәсе, һичшиксез, административ җаваплылыкка тартылыр. Шунысын әйтергә кирәк: республикабыз районнарындагы белем учреждениеләре лицензия алу эшенә җитди карый. Шәһәребез мәктәпләренә дә алардан үрнәк аласы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100