news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда 8 яшьлек малай өченче кат тәрәзәсеннән егылып төшкән

Казанның Восстание урамындагы бер йортта 8 яшьлек малай өченче кат тәрәзәсеннән егылып төшкән. Ул икенче каттагы балкон түбәсенә егылган.

Урынга янгын сүндерүчеләр килгән, алар баскыч ярдәмендә малайны түбәдән алган һәм ашыгыч ярдәм машинасы табибларына тапшырган. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча идарәсендә хәбәр иттеләр. 

news_right_1
news_right_2
news_bot