Казанда 8 нче каттан егылып төшеп исән калган 5 яшьлек бала реанимациядән палатага күчерелгән
Табиблар аны дәвалауны дәвам иттерә
(Казан, 16 октябрь, “Татар-информ”). Кичә Казанда 8 нче каттагы фатир тәрәзәсеннән егылып төшеп исән калган 5 яшьлек бала реанимациядән палатага күчерелгән, дип хәбәр иттеләр бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Республика балалар клиник хастаханәсендә.
Табиблар малайны дәвалауны дәвам иттерә. Баланың хәле тотрыклы дип бәяләнә.
Искәртеп узабыз, кичә Казанда көннең икенче яртысында 5 яшьлек малай 8 нче каттан егылып төшкән. Шаһитләр әйтүенчә, бала москитлардан саклый торган челтәргә таянып, тәрәзәдән егылып, йорт янкормасына килеп төшә. Ярдәмгә килгән коткаручылар аны табиблар кулына тапшыра.