Казанда 8 майда буласы авыл хуҗалыгы ярминкәсе - бу сезонда соңгысы
Казанлыларга, 9 май алдыннан, бәйрәм табынына арзан бәядән азык-төлек продуктлары тәкъдим ителә
(Казан, 30 апрель, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). 8 майда Казанда авыл хуҗалыгы ярминкәсенең бу сезонда соңгысы була. Казанлыларга, 9 май алдыннан, бәйрәм табынына арзан бәядән азык-төлек продуктлары тәкъдим ителә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында белдерделәр.
Казан шәһәренең барлык районнарында - 9 мәйданчыкта ит, сөт, казылык, сыр, ярма, күмәч-кондитер эшләнмәләре, бал һәм башка товарлар тәкъдим ителәчәк.