Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда 8 һәм 9 майда трамвай һәм троллейбус хәрәкәте графигы үзгәрә
8 һәм 9 майда Җиңү көне белән бәйле чаралара аркасында трамвай һәм троллейбуслар кайбер искәрмәләр буенча ял көне графигы буенча йөриячәк. Бу хакта «Метроэлектротранс» МУП матбугат хезмәте хәбәр итә.
Меңьеллык мәйданында бәйрәм чаралары сәбәпле, 2нче троллейбус 8 майда 18.00 сәгатьтән 9 майда 24.00 сәгатькә кадәр йөрмәячәк. Шул ук вакытта 3, 5 һәм 7 маршрут троллейбуслары хәрәкәте эш көне графигы буенча оештырыла.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, 9 майда автобуслар эш көне режимында эшли, әмма кайбер урамнар ябыла. Казан метросында өстәмә поездар җибәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз