news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда 8 БПЛА һөҗүме булган – берсе оешмага, алтысы торак йортка, берсе елга өстенә

Казанда 8 БПЛА һөҗүме булган – берсе оешмага, алтысы торак йортка, берсе елга өстенә

Казанга бу минутларда 8 беспилотник очып килүе теркәлгән. Бу мәгълүматны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов штабы хәбәр итә.

«8 һөҗүм теркәлгән. Һөҗүмнең берсе сәнәгать оешмасына, берсе елга өстендә, алтысы торак массивларга булган. Бу минутка булган мәгълүматлар буенча, һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк. Сәнәгать оешмаларындагы сменалар эвкуацияләнгән һәм алар яшерен урыннарында», – дип сөйләделәр штабта. Бу турыда «Татар-информ» яза.

news_right_1
news_right_2
news_bot