news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда 72 елдан соң яңа температура рекорды теркәлгән

Кичә Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге температура рекордын теркәгән. «Казан» метеостанциясе мәгълүматлары буенча, термометр баганасы +16,7 градуска кадәр күтәрелгән.

Бу көнне иң югары һава температурасы 1951 елда теркәлгән, ул вакытта +16,6 градус җылылык булган.

news_right_1
news_right_2
news_bot