news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда 71 яшьлек хатын-кыз, автобуста егылып, хастаханәгә озатылган

Юл-транспорт һәлакәте Яңа Савин районында, Чуйков урамындагы 54 нче йорт каршында булган.

(Казан, 13 июнь, “Татар-информ”). Казанда Яңа Савин районында пассажир автобусы салонында егылган 71 яшьлек хатын-кыз хастаханәгә озатылган. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе ЮХИДИ бүлеге матбугат хезмәте җиткерде.

Юл-транспорт һәлакәте кичә кич Яңа Савин районында Чуйков урамындагы 54 нче йорт каршында булган. Гадәттән тыш хәл аркасында хатын-кызның умыртка баганасы зыян күргән һәм ул хастаханәгә озатылган. 15 нче маршрут автобусы салонында бу вакытта 20 пассажир булган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100