Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда 700 миллион сумга Футболны үстерү үзәге төзеләчәк
Казанда 699,6 млн сумга Футболны үстерү үзәге төзеләчәк. Универсаль спорт комплексын 2027 елның 1 декабренә кадәр төгәлләргә планлаштыралар. Бу хакта дәүләт сатып алулары порталында хәбәр ителә.
Үзәк Копылов, ТЭЦ һәм Дементьев урамнары киселешендә, «Рубин» стадионы территориясендә урнашачак. Аның территориясендә ябык футбол манежы, 10 машина урынына исәпләнгән автостоянка, хуҗалык зонасы каралган.
Эшләр федераль бюджеттан һәм Татарстан Республикасы акчалары хисабына финанслана. Заказ бирүче – Татарстан Республикасының Баш инвестицион-төзелеш идарәсе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз