Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Казанда 70 ел бергә яшәгән парларга 25 мең сум акча биреләчәк
Казанда бергә гомер итүләренең 50, 60 һәм 70 еллыгын билгеләп үтүчеләргә акчалата бүләк тапшырылачак. Башкарма комитетының бу хактагы карары мэрия сайтындагы Электрон документлар җыентыгында бар.
«Гаилә кыйммәтләрен пропагандалау, җәмгыятьтә гаилә ролен һәм абруен күтәрү <...> максатыннан юбиляр гаиләләрне бүләкләү турындагы нигезләмәне расларга», диелгән документта.
Шулай итеп, никахларын законлы теркәгәнгә 50 ел булган гаиләгә – 6 мең сум, 60 ел бергә яшәүчеләргә – 10 мең сум, ә гаилә корганнарына 70 ел булучыларга 25 мең сум биреләчәк.
Шул ук вакытта мэрия гаилә юбилейларын 2022 елда билгеләп үткән парларны да бүләкләргә җыена. Узган ел алтын һәм бриллиант туйлары булган парлар – өчәр мең сум, ә 70 ел бергә яшәүчеләр 5 мең сум алачак.
- Туйга ничә ел булуга карап, гадәттә түгәрәк даталар билгеле бер атама белән аталып йөртелә. 70 елдан соң парлар «Бәрәкәт туй» билгеләп үтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз