news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда 7 яшьлек кыз бала юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән

Һәлакәт кичә иртән Себер трактында 78 нче йорт янында булган.

(Казан, 19 октябрь, «Татар-информ»). Кичә Казанда ике автомобиль бәрелешкән, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе ЮХИДИ бүлеге матбугат хезмәте.

Һәлакәт кичә иртән Себер трактында 78 нче йорт янында булган. «ДЭУ Нексия» белән идарә итүче 19 яшьлек егет куркынычсыз дистанция сайламаган һәм 10нчы модель "Лада"га бәрелгән, анысы «Лада Гранта» автомобиленә килеп бәрелгән. Һәлакәт аркасында 10нчы модель "Лада" автомобиленең пассажиры 7 яшьлек кыз бала зыян күргән.

news_right_1
news_right_2
news_bot