news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда 7 урында гриппка каршы вакцинация үткәрелә

Аерым алганда, 5 сәламәтлек саклау учреждениесе һәм 2 шәхси медицина үзәгендә андый хезмәт күрсәтелә

(Казан, 6 ноябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). 2009 елда өстенлекле илкүләм проект кысаларында Казанда 230515 кешегә гриппка каршы иммунизация чаралары каралган. Шул максаттан шәһәргә 44590 доза “Гриппол-плюс” һәм 185925 доза “Гриппол” дигән препарат китерелгән.

 

Казан шәһәре сәламәтлек саклау идарәсе башлыгы Рамил Әхмәтов сүзләренчә, Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте тарафыннан, гамәлдәге законга ярашлы рәвештә, А/H1N1 гриппына каршы Инфлювир һәм Пандефлю (алар “Микроген” фәнни-производство берләшмәсендә чыгарыла) вакциналары рәсми рәвештә теркәлгән. Казанда 7 урында гриппка каршы вакцинация ясала. Шулардан 5 сәламәтлек саклау учреждениесендә – 7 нче шәһәр поликлиникасында (Париж коммунасы ур., 8, тел.: 264-49-60), Авиатөзелеш районы диагностикалау үзәгендә (Копылов ур., 4а, тел.: 571-22-12), 7 нче шәһәр клиник хастаханәсендә (Чуйков ур., 54, тел.: 521-48-13), 18 нче шәһәр поликлиникасында (Карбышев ур., 12, тел.: 229-09-02), 1 нче шәһәр поликлиникасында ( Кирпичная ур., 4, тел.: 295-64-34) һәм тагын 2 шәхси медицина үзәгендә – “Спасение” ЯАҖ (Мәүлетов ур., 2, тел.: 277-95-13), “Любимый доктор” (Бутлеров ур., 20, тел.: 238-65-38), “Медикея” (Карбышев ур., 13, тел.: 298-88-00) андый вакцинация үткәрелә, бәясе – 260 сумнан 480 сумга кадәр.

 

Шушы мәсьәләләр буенча Казанда “кайнар линия” телефоны эшли: 214-44-19.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100