news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда 7 нче шәһәр хастаханәсе базасында Эндоурология үзәге ачылды

Бүген ТР Премьер-министры Илдар Халиков заманча операцияләр ясау мөмкинлеге биргән яңа җиһазны карады

(Казан, 2 сентябрь, «Татар-информ», Алсу Сафина). Казанда 7 нче шәһәр хастаханәсе базасында Эндоурология үзәге ачылды. Анда ТР Премьер-министры Илдар Халиков заманча операцияләр ясау мөмкинлеге биргән яңа җиһазны карады. Аны ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин һ.б. озатып йөрде.

Хастаханәнең урология бүлеге мөдире һәм үзәк җитәкчесе Владимир Перчаткин сүзләренә караганда, эндоскопик урология – перспективалы юнәлеш. "Без Түбән Новгородтан профессор Федор Севрюков җитәкчелегендә мәни бизе аденомасын дәвалау белән бәйле мәсьәләләрне хәл итә башладык. Япониянең яңа җиһазларында берничә операция үткәрелде инде", - дип сөйләде В.Перчаткин.

Мәни бизе аденомасы проблемасы актуаль, шуңа күрә аны хәл итүгә аерым игътибар бирелә. Аденоманы дәвалауның заманча эндоскопик ысуллар куллану операциядән соңгы авыруларны киметү, операциядән соңгы чорны, вакытлыча эшкә яраклы булмау вакытын кыскарту, оператив дәвалау чыгымнарын киметү мөмкинлеге бирә.

Владимир Перчаткин биредә бүлекнең 20 урынга исәпләнгәнлеге, пациентлар кабул ителүе һәм ашыгыч ярдәм күрсәтелүе турында сөйләде.

ТР Премьер-министры кабул итү-диагностика бүлегендә, операция блогында, анестезиология һәм реанимация бүлекләрендә булды, шулай ук операциядән соң тернәкләнеп килүче пациентлар белән аралашты.

Бу үзәкне ачу идеясе ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов тарафыннан да хупланган булуы билгеле. "Хастаханә дөньякүләм стандартларга туры килә. Мин Европада һәм Америкада күп клиникаларда булам, кайбер позицияләр буенча Казан хастаханәсе яхшырак та. Бу үзәкнең Россиядә, Татарстанда булуы бик яхшы. Барысы да югары дәрәҗәдә: җиһазлар, технология, медицина ярдәме", - дип билгеләп үтте Түбән Новгород тимер юл хастаханәсе урология үзәге мөдире, профессор Федор Севрюков.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100