news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда 7 майдан җылы бирүне туктатачаклар

Агымдагы җылылык сезоны 1 октябрьдә башланган иде.

(Казан, 6 май, “Татар-информ”). Казанда 2018-2019 елгы җылылык сезоны 7 майда тәмамланачак. Әлеге карар Казанның башкарма комитетында имзаланган. Бу хакта шәһәр администрациясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Кинәт салкынайткан очракларда, беренче чиратта, сәламәтлек саклау, балалар оешмаларын җылылык белән тәэмин итү өчен әзерлек булырга тиеш”, - диелә башкарма комитет хәбәрендә.

Беренче булып җылылыкны сәнәгать объектларында, соңыннан административ һәм торак биналарда, аннан соң мәктәпләрдә, балалар бакчаларында, хастаханәләрдә туктатачаклар.

  • Агымдагы җылылык сезоны 1 октябрьдә башланды.

news_right_1
news_right_2
news_bot