news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда 7 мәйданчыкта авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздырыла

Шәһәр халкына ТР агросәнәгать комплексы продукциясе киң ассортиментта тәкъдим ителә

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Иртәгә Казанда 7 мәйданчыкта авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздырылачак. Шәһәр халкына киң ассортиментта ТР агросәнәгать комплексы продукциясе тәкъдим ителә, диелә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте алхәбәрендә.

Совет районында кулай бәяләрдән азык-төлек продуктларын ике мәйданчыкта: "Казан" агросәнәгать паркы территориясендә һәм Дәрвишләр бистәсендәге Сәетгалиев исемендәге Мәдәният йорты каршында сатып алып булачак.

"Казан" агросәнәгать паркында Арча, Әтнә, Нурлат, Саба, Теләче, Алексеевск районнары, шулай ук "Ак Барс" холдинг компаниясе" ААҖ, "Ак Барс" кошчылык комплексы ҖЧҖенең Лаеш филиалы, "Татплодовощпром" ЯАҖ, "Просто молоко" идарәче компаниясе" ҖЧҖ үз продукциясен тәкъдим итәчәк. 

Дәрвишләр бистәсендә авыл хуҗалыгы ярминкәсендә, Әлки районы хезмәтчәннәре җитештергән продукциядән тыш, Татпотребсоюз, "Ак Барс" холдинг компаниясе" ААҖ, "Ак Барс" кошчылык комплексы ҖЧҖенең Лаеш филиалы, "Татплодоовощпром" ЯАҖ, "Просто молоко" идарәче компаниясе" ҖЧҖ,  "Сервис-Агро" ҖЧҖ тәкъдим иткән товарларны да алып була. 

Яңа Савин районындагы  "Яңа Савин күпләп-ваклап сату базары" ААҖ каршында узачак мәйданда Яңа Чишмә, Спас районнары сәүдә итәчәк. Шулай ук Татпотребсоюз, "Ак Барс" холдинг компаниясе" ААҖ,  "Ак Барс" кошчылык комплексы ҖЧҖенең Лаеш филиалы, "Татплодоовощпром" ЯАҖ, "Просто молоко" идарәче компания ҖЧҖ, "Майский" теплица комбинаты ҖЧҖ, "Эдельвейс-М" сөт продуктлары комбинаты ЯАҖ ләре дә үз продукцияләрен алып киләчәк.

Авиатөзелеш районында ярминкә 123нче һөнәри лицей каршындагы мәйданда була. Биредә Биектау муниципаль районы, Татпотребсоюз, "Ак Барс" холдинг компаниясе" ААҖ, "Ак Барс" кошчылык комплексы ҖЧҖнең Лаеш филиалы, "Татплодоовощпром" ЯАҖ һәм башка тауар җитештерүчеләр яшелчә, бәрәңге, сөт һәм башка продукция белән сәүдә итәр дип ниятләнә.

Мәскәү районында авыл хуҗалыгы ярминкәсе Коләхмәтов һәм Восстания урамнары кисешкән урында уза. Шәһәр халкына биредә Буа районы, Татпотребсоюз, "Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты" ААҖ  тауарлары тәкъдим ителә.

Быел Киров районында "Җиләкле бистә" сәүдә комплексы каршындагы территориягә Кама Тамагы авыл хуҗалыгы тауарлары җитештерүчеләре, Татпотребсоюз, "Ак Барс" кошчылык комплексы ҖЧҖенең Лаеш филиалы үз продукциясен алып килер дип көтелә.

Чехов базарында Татарстан фермерлары белән беррәттән Татпотребсоюз, "Ак Барс" холдинг компаниясе ААҖ, "Лаеш балык заводы" ЯАҖ, Алексеевск муниципаль районы товар җитештерүчеләре сәүдә итәчәк.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100