news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда 7 елда бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы җиңүчеләре икеләтә артты

Ел саен Казанда бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасы призерлары һәм җиңүчеләре арта. 2022 елда төбәк этабында 735 укучы призлы урыннар алды – узган ел белән чагыштырганда 87 гә күбрәк. Бөтенроссия этабында, 2021 ел белән чагыштырганда, призерлар саны 27 гә артты һәм 142 укучы тәшкил итте.

Гомумән алганда, 7 ел эчендә бөтенроссия олимпиадасында призерлар һәм җиңүчеләр саны 2 тапкыр – 72 дән 142 гә кадәр артты. Тулаем алганда, узган ел нәтиҗәләре буенча Татарстан башкаласы бу күрсәткеч буенча Мәскәүдән калышмый. Бу хакта ТР башкаласы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Укучыларны олимпиадада катнашуга стимуллаштыруның бер төре – акчалата бүләкләү. Биш ел эчендә грант алучылар һәм бүлеп бирелгән акчалар күләме шактый арткан: 2016 елда 495 укучы һәм 338 педагог бүләкләнгән, ә 2022 елда – 1007 укучы һәм 514 педагог, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100