news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда 7 ай эчендә уртача хезмәт хакы 8,3 процентка - 36,2 мең сумга кадәр арткан

Бу хакта Казан дәүләт статистика бүлеге сайтында хәбәр ителә.

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»). Казанда эре һәм уртача предприятие һәм оешмаларда уртача айлык хезмәт хакы 2016 елның гыйнвареннән июльгә кадәр узган елның шушы чоры белән чагыштырганд 8,3 процентка артып, 36,2 мең сумга җиткән. Бу хакта Казан дәүләт статистика бүлеге сайтында хәбәр ителә.

2016 елның гыйнвареннән июльгә кадәр реаль хезмәт хакы ( куллану бәяләре индексын истә тотып) 2015 елның шушы чорына карата 102 процент тәшкил итә.

Элегрәк агымдагы елның яртыеллык йомгаклары буенча, хезмәт хакы 7,8 проценттан 36 мең сумга кадәр артты, дип хәбәр ителгән иде.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100