Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда 7-10 августта җиңел атлетика буенча Россия чемпионаты узачак
Казанда 7-10 августта җиңел атлетика буенча Россия чемпионаты узачак. Җәйнең соңгы аеның беренче декадасында Татарстан башкаласында илнең иң көчле спортчылары җыелачак. Алар арасында – дөнья һәм Европа чемпионнары, Россия рекордсменнары, шулай ук киләчәктә халыкара ярышларда илнең җыелма командасының төп составын формалаштырачак яшь талантлар.
Җиңел атлетика буенча Россия чемпионаты Казанның Үзәк стадионында узачак. Әлеге объектта 2013 елгы җәйге Универсиада ярышлары, шулай ук күптән түгел узган БРИКС илләре уеннары-2024 вакыйгасы үткәрелде. Моннан тыш, Үзәк стадион озак вакыт дәвамында «Рубин» футбол клубының өй аренасы булды.
Чемпионатны ачу тантанасы 7 августта була. Чара программасында илнең эстрада йолдызларының чыгышлары көтелә.
«Бер атнадан җиңел атлетика буенча Россия чемпионатын ачып җибәрәбез. Ярышларга Җиңел атлетика федерациясе белән бергә күптән әзерләнәбез. Аларга профессиональлекләре өчен зур рәхмәт. Чараны иң югары дәрәҗәдә уздырып җибәрербез, дип ышанабыз. Казан соңгы елларда бик күп чаралар уздырды. Узган елда БРИКС уеннары бик яхшы оештырылды. Үзәк стадионны тәртипкә китердек. Хәзер анда косметик ремонт төгәлләнеп килә. Минемчә, бу хәзерге вакытта җиңел атлетика буенча Россиянең иң яхшы стадионнарының берсе.
Кунаклар өчен зур программа әзерләдек. Бу вакыйга спорт турында гына түгел, төрле күңел ачулар турында да булачак. Трибуналарда тамашачылар күп булачак, дип көтәбез. Агымдагы сәгатькә ярышларга 20 меңгә якын билет сатылган», - диде ТР Спорт министры Владимир Леонов ТАССта узган матбугат конференциясендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз