news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда 6694 кеше грипп һәм ОРВИ белән чирләгән

12-18 март көннәрендә Татарстанда кискен тын юллары инфекцияләре белән 12 мең 778 кеше йогышланган

(Казан, 19 март, “Татар-информ”). 12-18 март көннәрендә Татарстанда кискен тын юллары инфекцияләре белән 12 мең 778 кеше йогышланган. Авыру күрсәткече 10 мең кешегә 49,6ны тәшкил иткән. Аннан алда килгән атна белән чагыштырганда, авыручылар саны 5,6 процентка кимегән һәм эпидемия бусагасыннан 25 процентка түбән булган.
Бу вакытта Казанда йогышлы инфекцияләр белән чирләүнең 7488 очрагы теркәлгән. Бу, аннан алда килгән атна белән чагыштырганда, 15,7 процентка югарырак. 6694 кеше грипп һәм ОРВИ белән чирләгән. Бу, аннан алда килгән атна белән чагыштырганда, 16,5 процентка күбрәк һәм эпидемия бусагасыннан 15,3 процентка кимрәк булган. Әлеге мәгълүматны кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе матбугат хезмәте җиткерә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100