news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Казанда 6246 кеше грипп һәм ОРВИ белән чирләгән

30 апрель-6 май көннәрендә Татарстанда кискен тын юллары инфекцияләре 9 мең 335 кешедә теркәлгән

(Казан, 7 май, “Татар-информ”). 30 апрель-6 май көннәрендә Татарстанда кискен тын юллары инфекцияләре 9 мең 335 кешедә теркәлгән. Авыру күрсәткече 10 мең кешегә 36,2не тәшкил иткән. Аннан алда килгән атна белән чагыштырганда, авыручылар саны 23,5 процентка кимегән һәм эпидемия бусагасыннан 24,1 процентка түбән булган.
Бу вакытта Казанда йогышлы инфекцияләр белән чирләүнең 6938 очрагы теркәлгән. Бу, аннан алда килгән атна белән чагыштырганда, 1,4 процентка түбән. Шул исәптән 6246 кеше грипп һәм ОРВИ белән чирләгән. Бу, аннан алда килгән атна белән чагыштырганда, 1,6 процентка түбәнрәк һәм эпидемия бусагасыннан 3 процентка кимрәк булган. Әлеге мәгълүматны кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәтнең Татарстандагы идарәсе матбугат хезмәте җиткерә.


news_right_1
news_right_2
news_bot