Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда 62 номерлы автобусның маршруты үзгәрәчәк
Казанда 62 номерлы автобусның хәрәкәт схемасы 15 сентябрьдән башлап бер айга үзгәрәчәк. Бу хакта Казанның Транспорт комитеты хәбәр итә.
Автобус «Яшьлек» метро станциясеннән кузгалганнан соң турыдан-туры Декабристлар урамы буйлап түгел, ә башта Волгоград, Короленко һәм Восстание урамнары аша узачак.
Фото: Казан мэриясенең МАКС каналы
Кире юнәлештә «Салават Күпере» торак комплексыннан килүче автобус шул ук маршрут буенча хәрәкәт итәчәк.
Шул ук вакытта маршрутта биш яңа тукталыш барлыкка киләчәк. Хәрәкәт схемасын үзгәртү турындагы карар Казан халкының мөрәҗәгатьләре нигезендә кабул ителде, дип билгеләп үтеләр шәһәр башкарма комитетында.
«Сынау режимында маршрутның уңайлылыгы һәм пассажирлар агымы бәяләнәчәк», – дип аңлаттылар комитетта.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз