Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Казанда 600дән артык йортта яшәүчеләргә җылылык өчен түләүләр сентябрьдә үк исәпләнәчәк
Казанда җылылык энергиясен исәпкә алу өчен гомумйорт приборлары куелмаган йортларда сентябрь аена җылылык өчен түләү исәпләнәчәк. Бу хакта Татарстан башкаласы мэриясендә эшлекле дүшәмбедә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Искәндәр Гыйниятуллин хәбәр итте.
«Мондый йортларда җылыту өчен түләү күләме Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы тарафыннан расланган куллану нормативы буенча билгеләнә. Түләү тигез өлешләр белән сигез ай дәвамында – сентябрьдән апрельгә кадәр кертелә. Шуңа күрә, җылылык җибәрү бүген генә башлануга карамастан, сентябрьгә җылылык өчен түләү исәпләнәчәк», - дип сөйләде ул.
Шул ук вакытта, Гыйниятуллин сүзләренчә, май аенда мондый йортларда яшәүчеләр җылылык өчен түләмәячәк, әмма бу айда әле җылылык бирелә.
Бүгенгә Казанның 631 күпфатирлы йортында җылылык энергиясен исәпкә алу приборы куелмаган, дип билгеләп үтте ул.
«Бу техник мөмкинлекләр булмау белән бәйле – йортларда подваллар юк, челтәрләр фатир идәннәре астында урнашкан», – дип ачыклык кертте Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз